news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Испаниядә Ватиканга хәтле бару, Татарстанда Кол Шәриф мәчете яныннан Болгарга кадәр җәяүле сәфәр чыгу турында ниятләнә

БТК БКда Тынычлык һәм татулык маршын оештыручылар матбугат конференциясе үткәреп, проект кысаларында узган юл, алга планнары турында сөйләде

 (Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Узган җомга көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында «Тынычлык һәм татулык маршлары» халыкара динара проект җитәкчеләре, быелгы «Чыганакларга юл» маршы тәмамлануы уңаеннан, журналистлар белән очрашты. Руслан Абдуллин һәм Алексей Ивянский проект, быелгы марш нәтиҗәләре, алга планнары турында сөйләделәр, дип белдерә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.

Дүрт дөньякүләм урын тоткан дин кешеләрен берләштерү максатын куйган бу проект идеясе Шымкент шәһәрендә яшәүче Руслан Абдуллин башына килә. Ундүрт ел маршлар Казакъстан, Төньяк Кавказ, Грузия, Иран, Төркия, Сүрия, Иордания кебек илләрдән узган. Быелгысы Казакъстан, Россия, Украина, Румыния, Болгария һәм Греция җирләреннән үткән. Маршта катнашу өчен һәркем юлда үзенә кирәкле әйберләрен үзе туплый, визаларын кайгырта, оештыру фондына 500 АКШ доллары күләмендә акча тапшыра.

Юлчылар маршрутның бер өлешен машинада, бер өлешен җәяүләп үтәләр. Көненә 27 чакрым үтелә торган булган. Юлдагы шәһәрләрдә туктап, андагы җирле хакимият җитәкчеләре белән очрашулар үткәргәннәр.

Катнашучыларга куелган төп таләп — берәү дә башкаларны үз диненә өндәми, дини бәхәс куптармый. Максат — динара диалог мөмкинлеген күрсәтү, дошманлыкны бетерү.

Киләсе елда оештыручылар быелгы маршрутны кабатламакчылар. Алга таба Испаниядә Ватиканга хәтле бару нияте бар. Бер үк вакытта төрле маршрутлар белән бару планнары да юк түгел, шул исәптән Татарстанда Кол Шәриф мәчете яныннан Болгарга кадәр җәяүле сәфәр турында да уйланыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100