news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Испаниядә Коста-Бланка яр буенда Сабан туе узды

Милли фольклор бәйрәмен "Бельгия татарлары" ассоциациясе оештырды.

(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Лилия Вәлиева). Дүшәмбе, 14 августта,  Испаниядә Коста-Бланка яр буенда Сабан туе узды. Милли фольклор бәйрәмен “Бельгия татарлары” ассоциациясе оештырды.

Бәйрәм җирле татарлар һәм Урта диңгез яр буена ял итәргә килгән Россия халкы күңеленә хуш килде. Бигрәк тә аларга катыктан акча эзләү һәм көянтәләп су ташу ошады.

Төп приз, төрле уеннарда иң күп очко җыйган Мәскәү татар егете Давидка эләкте. Музыкаль бүләкләр белән Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов һәм күпсанлы фестиваль-бәйгеләр җиңүчесе Сәйдә Мөхәммәтҗанова сөендерде.

Алардан тыш, Испаниядәге татар лагере балалары чыгышы да бик матур үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot