news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Испаниядәге татар балалар лагере эстон дусларыннан яңа елга милли бүләкләр алды

Эстония дизайнерлары борынгы татар традицион символикасын өйрәнгән.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Бу көннәрдә Испаниядәге "Tatars camp for kids in Spain" татар балалар лагере эстон дусларыннан яңа ел бүләге итеп милли бизәнү комплекты алды. Бу хакта Бельгия татарлары җәмгыяте рәисе Лилия Вәлиева- Шмитц хәбәр итте.

Биредә милли баш киемнәре, алъяпкычлар, татар символикасы белән заманча технология буенча эшләнгән көнкүреш әйберләре бар. Алар барысы да Кохтла-Ярве шәһәрендәге "Nirgi Servis" тегү предприятиясендә эшләнгән.

Эстония дизайнерлары борынгы татар традицион символикасын өйрәнеп, аңа үзләренең милли бизәген – ачык-зәңгәр төстәге чәчәк төшереп, аларны бодай башаклары орнаменты белән берләштергән. Шулай итеп, биредә ике халык арасындагы дуслык идеясе сурәтләнгән.

Җирле татарлар предприятиегә нигез салучы һәм җитәкчесе Гөлзалина Жехтунова белән яхшы таныш. Ул Ида-Вирумаа татар җәмгыятенә нигез салучыларның берсе.

Сүз уңаеннан, алар эшләгән бизәк җирле бию коллективы татар костюмнарында кулланыла һәм ул “Татар биюе” проекты буларак билгеләнгән.

Таллин хөкүмәте киләсе җәйдә Европа Сабан туен уздыруда кызыксыну күрсәткәч, "Nirgi Servis" Ида-Вирумаа татар җәмгыяте белән берлектә оештыру мәсьәләләрен үзләренә алган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100