news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Испания тарихында икенче Сабан туе узган

Милли бәйрәм Коста Бланка яр буенда урнашкан "Tatar camp for kids in Spain" халыкара татар лагере коллективы тарафыннан оештырылды.

Испания тарихында икенче Сабан туе узган
Лилия Вәлиева фотолары

(Казан, 13 август, "Татар-информ", Лилия Вәлиева). Испания тарихында узган ял көннәрендә икенче тапкыр Сабан туе узды. Милли бәйрәм Коста Бланка яр буенда урнашкан "Tatar camp for kids in Spain" татар лагере коллективы тарафыннан оештырылды.

Очрашу урыны итеп инфраструктурасы массакүләм чаралар уздыру өчен уңай булган "Mercadillo del Toro" территориясе сайланды. Милли бәйрәм өчен бик кулай вариант булды: кирәкле бар җиһаз, ял итү, уеннар өчен урыннар җитәрлек булды.

Чараны оештыручылар милли фольклор бизәкләрен булдырырга тырышкан. Бу ризыкларның төрлелегендә дә чагылды. Милли кухня, спорт-күңел ачу ярышлары күңелне күтәрде.

Тамашачының төп составы ватандашлар һәм Урта диңгез ярында ял итүчеләр иде. Катыктан тәңкә эзләү, көянтә белән су ташу - күпләр өчен бу уеннар чын ачыш булды. Сагыну хисләре белән бала чактагы авыл Сабантуйларын искә төшереп, хатирәләре белән дә бүлештеләр.

Әлбәттә, Испания Сабан туена Казаннан "Сәйдәш" бию коллективы артистлары - Гүзәл Әхмәтҗанова һәм Евгений Никитинның килүе зур бүләк булды. Алар милли бәйрәмнең, әлеге проектның мөһимлеген һәм кыйммәтен билгеләп үттеләр. Испаниянең Ориуэлла Коста, Германиянең Ганновер һәм Франкфурт-на-Майне, Бельгиянең Брюссель, Голландиянең Эйндховен шәһәре татарларына чараның уңышлы узуы өчен куйган тырышлыклары, матди ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.

Бәйрәмдә уртак биюләр катнашучыларны берләштерде.

“Tatar camp for kids in Spain” халыкара лагерь балалары да милли бәйрәмгә үз өлешләрен кертте.

  • Испан җирендә Сабан туе беренче тапкыр 2017 елда шулай ук Коста Бланка төбәгендә лагерь хезмәткәрләре көче белән оештырылган иде.

Шунысы куанычлы, Европа татарларының инициативалары Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан яклау таба, бәйрәм алар ярдәме белән уздырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100