news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Испания Ислам комиссиясе һәм Ислам җәмгыятьләре берлеге башлыгы коронавирустан үлгән

Мөфти шәйх Равил Гайнетдин Мадридта Испания ислам комиссиясе башлыгы, Испания ислам җәмгыятьләре берлеге президенты Риай Бакри Татари вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты.

Испания Ислам комиссиясе һәм Ислам җәмгыятьләре берлеге башлыгы коронавирустан үлгән
www.muslim.ru

(Казан, 6апрель, «Татар-информ»). Мадридта Испания ислам комиссиясе башлыгы, Испания ислам җәмгыятьләре берлеге президенты Риай Бакри Татари вафат булу сәбәпле, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәйх Равил Гайнетдин кайгы уртаклашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Риай Бакри Татарины 31 мартта хастаханәгә салалар. Анда коронавирус булуы расланган. 

«Халыкара мөселманнар форумы, Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән зирәк, тәҗрибәле һәм белемле Риай Бакри Татари вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашам. Хәзерге Испаниянең мөселман җәмгыятьләрен һәм институтларын үстерүдә Риай докторның роле гаять зур һәм бәхәссез. Аның абруе һәм зирәклеге соңгы дистә елларда Испаниядә дәүләт-ислам диалогының уңышлы үсешенә нигез булды», — ди мөфти.

Доктор Риай Бакри Татари Сириянең Дамаск шәһәрендә туып-үскән. Икенче ватаны Испаниядә мөселманнарны берләштерү, аларның мәнфәгатьләрен яклау һәм аларның социаль тырышлыкларын берләштерү өчен күп эш башкарган. Россия Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия мөфтиләр шурасы рәисе, Халыкара мөселман форумы президенты мөфти Равил Гайнетдин юллаган кайгынамәдә шул хакта әйтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100