Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Исмаил Бердиев Кавказдан Болгарга турыдан-туры очып килү мөмкинлеге булуын тели
Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәге рәисе Исмаил Бердиев «Изге Болгар җыены» ачылышында чыгыш ясады.
«Ел саен без монда җыелабыз. Татарстан башкаласын монда күчерергә кирәк булыр, дип уйлыйм. Монда аэропорт төзергә кирәк, бөтен җир тигез. Сезгә урын эзләп йөрергә туры килмәс. Шул вакытта, башта Казанга, аннары монда түгел, ә туп-туры Болгарга очып килер идек», – дип сөйләде ул.
Ул Дагыстаннан килгән дин кардәшләренә сәхнәдән сәламнәр җиткерде. «Пәйгамбәр (с.г.в.) ядкарьләрен монда алып килү – зур эш. Пәйгамбәрнең чәчен, аның әйберләрен күрү аның үзен күрүгә тиң. Ядкарьләр илгә бәрәкәт алып килә», – диде ул.
Ул Луганск мөфтиенең дә җыенда булуын искәртте. «Хәзер анда бик авыр. Без барыбыз бергә ярдәм итәргә тырышабыз. Беркем дә, беркайчан да Россияне җиңә алмады. Валлаһи, беркем җиңә алмас». – диде хәзрәт.
Ул бердәм, тату булган очракта, «безне беркем җиңә алмый», диде. Үзенең дә дин кардәшләре белән бергә булу өчен «Изге Болгар җыены»на килүен әйтте.
Ул «Мир Кавказа» дип аталган китапны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз