news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Исмәт Эрикан Татарстан һәм Төркия журналистларының тәҗрибә уртаклашу ниятен хуплады

Медиа белән дә булмый, медиасыз да булмый, дип шаяртты Төркиянең баш консулы.

Исмәт Эрикан Татарстан һәм Төркия журналистларының тәҗрибә уртаклашу ниятен хуплады
Рамиль Гали

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Төркиянең Казандагы баш консулы Исмәт Эрикан Татарстан һәм Төркия матбугат чараларының үзара тәҗрибә уртаклашуын булдыру өчен пресс-турлар оештырырга мөмкин булуын белдерде.

«Сезне Төркиядә кабул итәргә бик шат булачакбыз. «Анадолу» мәгълүмат агентлыгы һәм матбугат чаралары белән хезмәттәшлек оештырырга мөмкин», — диде Исмәт Эрикан «Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире Венера Якупова соравына җавап биреп. Якупова Татарстан белән Төркия арасындагы үзара пресс-турлар моннан ун ел элек инде оештырылуын искәртеп, бу багланышларны яңарту мөмкинлеген булдыруны сорады.

Исмәт Эрикан бу юнәлештә нинди дә булса адым ясый алабыз дип белдерде. Без сезнең сорауны гариза итеп Төркиянең компетентлы органнарына тапшыра алабыз, диде ул.

Баш консул матбугат чаралары арасында хезмәттәшлекнең әһәмиятле булуын билгеләде. «Медиа бик көчле орган, сәясәтчеләр бу турыда еш әйтә. Искәртеп үтим, медиа белән дә булмый, медиасыз да булмый, диләр бит. Мин икенче як тарафдары, медиасыз берничек була алмый дип саныйм. Сезгә бик зур җәмәгатьчелек вазифасы йөкләнгән. Әгәр сез булмасагыз, безнең ничек эшләгәнне беркем дә белмәс иде», — диде Эрикан.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100