news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Исмәт Эрикан Төркиядәге иң танылган татар кешесе дип тарихчы Илбер Ортайлыны атады

Баш консул тарихчыны Казанга китерергә нияте булуын әйтте.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Төркиянең Казандагы Баш консулы Исмәт Эрикан Төркиядәге иң танылган татар кешесе дип тарихчы Илбер Ортайлыны (Ортаялы) атады.

«Хәзерге вакытта чыгышы татар булган кешеләр арасында иң танылганы Илбер Ортайлы дип саныйм. Ул бик ачык, ягымлы кеше, аның чыгышлары, конференцияләре зур кызыксыну уята. Ул чәнечкеле, әмма матур сөйли. Дөресен, турысын әйтә», — диде ул.

Баш консул тарихчыны Казанга чакырырга теләвен әйтте. «Университет белән сөйләшүләр алып барачакбыз, монда аның чыгышларын оештырырга тырышырбыз. Ә 2020 ел [ТАССР төзелүнең һәм Төркиянең Бөек милли җыены төзелүгә 100 ел — Т-и иск.] моның өчен яхшы сәбәп булачак», — диде Баш консул.

Баш консул Илбер Ортайлыны бөтен дөньяда танылган тарихчы дип атады. Аның мәгълүматлары буенча, тарихчы 12-13 тел белә, шул исәптән татарча һәм русча да.


Илбер Ортайлы (İlber Ortaylı) - 1947 елда Австриядә туган. анкара университетын тәмамлый. 1989 елдар Анкара университеты профессоры. Госманлы империясе турында язган китаплары белән таныла.

news_right_1
news_right_2
news_bot