Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Исмәгыйль Шәрәфиевның кызы Айгөл авыр чакта ярдәм кулы сузучыларга рәхмәт белдерә
"Әти коллективын үз гаиләсе кебек яратты, һәм алар безнең янда соңгы минутка кадәр булды", - дип искә ала Айгөл.
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Күренекле журналист, озак еллар "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Исмәгыйль Сәлмән улы Шәрәфиевның вафаты уңаеннан, Шәрәфиевлар гаиләсенең кайгысын дәүләт җитәкчеләре, хөкүмәт әһелләре, элекке хезмәттәшләре, дуслары уртаклашты. Бүген Шәрәфиевлар гаиләсе Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевтан кайгы уртаклашу телеграммасы алган. Ул Исмәгыйль Сәлмән улының хатыны - Роза Фатыйх кызына адресланган. Бу хакта Исмәгыйль Шәрәфиевның кызы Айгөл "Татар-информ"га юллаган хатында да аерым искә ала.
"Шәймиевтан телеграмма килгәнен әйттеләр, аны әни алды – җиңелрәк булып китте. Минтимер Шәймиевка гаиләбезгә шундый авыр чакта ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт", - диелә Айгөлнең хатында. - Безгә һәм әтиебезгә кайгы вакытында ярдәм иткән өчен, Зарипов Айрат Ренат улына, Хәкимов Рафаэль Сибгат улына, Вәлиев Рәзил Исмәгыйль улына, Ратникова Римма Атлас кызына, Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызына, Вафин Гадел Юныс улына, Гыйльметинов Илдар Ирек улына рәхмәт. Бәлки кемнедер атамаганмындыр, кешеләр безгә чын күңелдән, исемнәрен атамыйча гына ярдәм итте. Безнең дусларга һәм Миңназыйм Сәфәровка, якыннарга һәм хезмәттәшләргә, аеруча “Татарстан яшьләре” газетасы коллективына рәхмәт", - диелә хатта.
Танылган журналистның кызы Айгөл Шәрәфиеваның теләген искә алып, без рәхмәт хатын рус телендә һәм автор стилен саклап, тулысынча тәкъдим итәбез.
"Утром, по мусульманскому обычаю, мы с мамой стирали папины вещи в саду. Сад вырастил папа, здесь все напоминает нам о нем. Было очень тяжело на душе, мы старались не плакать, подбадривать друг друга, но без папы мы как сироты. Тут в ворота постучали и сказали, что пришла телеграмма от Шаймиева, ее получила мама - стало легче. Огромное спасибо Минтимеру Шариповичу за человеческую поддержку нашей семьи в такой трудный момент. Спасибо всем, кто поддерживал нас и папу в нашей беде: Зарипову Айрату Ренатовичу, Рафаэлю Сибгатовичу Хакимову, Разилю Исмагиловичу Валееву, Римме Атласовне Ратниковой, Зиле Рахимьяновне Валеевой, Аделю Юнусовичу Вафину, Ильдару Ирековичу Гильмутинову. Наверняка я кого-то не назвала: люди помогали нам от души, не сообща об этом. Спасибо нашим друзьям и Минназиму Сепперову, родным и коллегам, особенно - коллективу газеты "Татарстан яшьляре": пока папа болел, они писали ему добрые письма, как родному; собрали деньги, однажды устроили для него выездной концерт артистов. Папа любил свой коллектив так же, как свою семью и они тоже были с нами до последней минуты, даже помыли по обычаю дом, когда папу увезли хоронить...
Айгуль Шарафиева.", - диелә рәхмәт белдерү хатында.
"Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев 22 июнь көнне Салмачидагы өендә каты авырудан соң вафат булды. Әтнәдә җирләнде. Исмәгыйль Шәрәфиевка 66 яшь иде.
Исмәгыйль Шәрәфиев 1950 елның 12 ноябрендә Казанда туа, 1973 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. “Татарстан яшьләре” газетында эшчәнлеген ул тәрҗемәче буларак башлый, аннары хатлар бүлеге җитәкчесе, җаваплы сәркәтип, редактор урынбасары була. “Идел” журналының җаваплы сәркәтибе булып эшли. 1990 елда “Татарстан яшьләре”нең баш мөхәррире итеп билгеләнә.
Быел Татарстан матбугаты көнендә узган "Бәллүр каләм" чарасында Исмәгыйль Шәрәфиевка күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Гран-при бирелгән иде. Ул үзе хастаханәдә булу сәбәпле, бүләккә бирелгән "Лада Калина" автомобиле ачкычлары аның кызы Айгөлгә тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз