Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Исмәгыйль Шәрәфиев Әтнәдә җирләнде
Исмәгыйль Шәрәфиевне соңгы юлга озатучылар арасында "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов та бар иде.
(Казан, 23 июнь, "Татар-информ"). "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев туган ягы Әтнәдә җирләнде. Аның әбисе белән әнисе дә шушы якта җирләнгән.
Районның "Әтнә таңы" газетасы хәбәр иткәнчә, "Исмәгыйль Сәлмән улының бүгенге көндә Олы Әтнәдә бертуганнары юк, ул яшәгән нигездә, Олы Әтнәнең Пушкин урамындагы йортта да башка гаилә тора. Тик Исмәгыйль Шәрәфиевның туганнан туганнары, дуслары, сабакташлары, аны белүчеләр, хөрмәт итүчеләр аз түгел. Аның Олы Әтнә мәктәбендә ун ел бергә укыган сабакташлары бар, дуслары бар". Күренекле татар шәхесен соңгы юлга озатырга алар җыелган иде. Исмәгыйль Шәрәфиев белән хушлашучылар арасында "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов та бар иде.
Исмәгыйль Шәрәфиевның җәсәде Олы Әтнә зиратында, үзенең теләген истә тотып, әнисе Дания белән әбисенең кабере янәшәсендә җирләнде.
"Рамазан аеның соңгы көннәрендә, Кадер кичендә, пәнҗешәмбе көн вафат булып, җомга көн өйлә намазына кадәр җиргә иңдерелде ул. Юлдан каршы алып, җиргә куеп укый башлауга яңгыр сибәләде. Олылар монысын да яхшыга юрады", - дип яза газета.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз