news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Исландия футболчысы Рагнар Сигурдссон “Рубин” командасы өчен уйнаячак
Казан клубы 31 яшьлек сакчыны арендага алды.
Скопировать ссылку
(Казан, 3 август, “Татар-информ”). Исландия җыелмасы һәм Англиянең “Фулхэм” командасы сакчысы Рагнар Сигурдссон карьерасын аренда хокукларында Казанның “Рубин” клубында дәвам итәчәк. Бу хакта клубның матбугат хезмәте җиткерде.
31 яшьлек футболчы “Рубин”да 5 нче сан астында уйнаячак. Аренда килешүе 2017-2018 елгы сезон азагына кадәр төзелгән.
Рагнар Сигурдссон – Россия футбол премьер-лигасы өчен таныш футболчы: ул “Краснодар” командасы өчен 86 матчта уенга чыкты, 4 гол кертте. Уенчының ил җыелмасы өчен 69 уенда катнашып, 3 голның авторы булганы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot