Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Исламны милли традицияләр яссылыгында торгызу мөһим - Рөстәм хәзрәт Батров
"Мәүлид бәйрәме әлеге уңайдан - төп чараларның берсе", - диде Татарстан диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары.
(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Радикаллашкан, исламның заманча интерпретацияләре тарафдарлары Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен билгеләп үтүгә каршы чыга. Әмма Мәүлидне бәйрәм дип кабул итү һәм аны уздыру - ул традицион ислам символы, дип саный Татарстан диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдерде.
"Бу айны Мөхәммәт пәйгамбәргә (с.г.в) якынаю өчен файдаланырга кирәк – пәйгамбәрне зурлаган китаплар укырга, салаватлар әйтергә киңәш ителә", - диде хәзрәт. Аның сүзләренчә, Татарстанда Мәүлидне бәйрәм итүнең мәгънәсе аны билгеләү белән генә чикләнми, бәйрәмнең милли асылы да бар. "Әгәр узган ел Болгарда Татарстан Диния нәзарәте уздырган Мәүлид бәйрәмендә булсагыз, күргәнсездер, сценарийга салават әйтүләр, торып басулар кергән иде. Бу каяндыр табылган хәрәкәтләр түгел, алар традициядән алынганнар, алар борынгыдан безнең халыкта гадәткә кергән", - дип аңлатты ул.
Рөстәм хәзрәт фикеренчә, исламны милли традицияләр яссылыгында торгызу бик мөһим. "Мәүлид әлеге уңайдан - төп чараларның берсе", - диде ул.
Мәүлид ән Нәби - Мөхәммәт Пәйгамбәрнең (с.г.в.) дөньяга килгән көне. Быел ул 11 декабрьгә туры килә. Татарстанда әлеге уңайдан төп чара Болгарда узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз