news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Исламия Мәхмүтова үзенең юбилей премьерасын чыгарды һәм котлаулар кабул итте

Юбилеен драматург һәм режиссер буларак каршылаган Тинчурин театрының легендар актрисасына медальләр, алтын сәгать, рәхмәт хаты бирделәр.

Исламия Мәхмүтова үзенең юбилей премьерасын чыгарды һәм котлаулар кабул итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры актрисасы Исламия Мәхмүтова 75 яшьлек юбилее уңаеннан премьера чыгарды һәм “Республика алдындагы казанышлары өчен” ордены медален кабул итте. Актрисага медальне, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хатын, алтын сәгатьне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова тапшырды. 

Котлаучылар арасында Мәхмүтовлар династиясенең кияве – Рузия Мотыйгуллинаның ире, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров та бар иде – ул Конгрессның югары бүләге булган медаль тапшырды. Чыгыш ясаучылар актрисаның таланты белән бергә аның ныклы холкын да зурлап искә алды.

Исламия Мәхмүтова юбилеен драматург һәм режиссер буларак каршылады –Тинчурин театрында озак еллар барган “Син бит минем бергенәм” пьесасын яңартып куйды.

Котлауларны ул үзенең сәхнәдәшләре, шул исәптән, кызы Лилия Мәхмүтова һәм кияве Ренат Шәмсетдинов та уйнаган спектакльдән соң кабул итте. Котлаучылар арасында Исламия Мәхмүтованың яраткан оныгы да бар иде - ул дәү әнисенең юбилее алдыннан гына армиядә хезмәт итеп кайткан. 

“Мин әле театрда алга таба да эшләргә ниятлим”, диде Исламия Мәхмүтова котлаулардан соң һәм тамашачысына, сәхнәдәшләренә рәхмәтләрен җиткерде. Исламия Мәхмүтованың юбилей кичәсе аншлаг белән үтте.
  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100