news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Исламия Мәхмүтова «Намус һәм тугрылык» номинациясендә театр премиясенә лаек булды

Республика театр премиясен кичә Камал театры сәхнәсеннән тапшырдылар.

Исламия Мәхмүтова «Намус һәм тугрылык» номинациясендә театр премиясенә лаек булды
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова Республика театр премиясенә лаек булды. «Намус һәм тугрылык» номинациясе буенча республика театр премиясен аңа кичә Камал театры сәхнәсеннән тапшырдылар. Номинация лауреатын композитор Мәсгуд Имашев игълан итте.

“Мин татар театрына чаналарда-арбаларда йөреп, 55 ел намуслы хезмәт иттем. Алга таба да исән-сау эшләргә язсын!” – диде ул. Тамаша залы легендар актрисаны аягүрә басып алкышлады.

Мәгълүмат өчен. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова театрда 1963 елдан бирле эшли. Быел 1 декабрьдә аңа 75 яшь тула.

Мәгълүмат өчен. «Тантана» - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелә торган профессиональ премия. Ул Камал театры сәхнәсеннән Халыкара театр көнендә тапшырыла.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы кичәне онлайн күрсәтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100