news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Исламия Мәхмүтова: Мин сәхнәдә Наилнең сөйгәне дә булдым

Бүген Тинчурин театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдиновны искә алдылар.

 (Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова).  Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов Исламия Мәхмүтованың иң яраткан сәхнә партнеры булган. Бу хакта артистка Наил Шәйхетдиновны юксыну кичәсендә  “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

Исегезгә төшереп узабыз: К.Тинчурин  исемендәге татар дәүләт һәм драма театрында Наил Шәйхетдиновка багышлаган “Мин сәхнәдә – рухани” дип исемләнгән китапны тәкъдим итү кичәсе булып узды.

“51 ел бер сәхнәдә уйнадык, - ди Исламия Мәхмүтова. – Сәхнәдә генә түгел, тормышта да гаилә дуслары идек. 50 ел бит ул – бер кеше гомере! Яшәгән квартирларыбыз да, бакчаларыбыз да гел бер тирәдәрәк булды. Җәй көннәрендә чәй эчәр өчен атап Наилләргә җыела идек. Миңлегөл  белән Наил кунаклар яратты. Наил чәйне тәмле үләннәр кушып ясый. Самавыры гел гөҗләп тора торган иде. Чәй эчүнең тәмен белеп, килештереп, безне кызыктырып эчә торган да иде.
 
Мин сәхнәдә Наилнең сөйгән яры да, яраткан хатыны да, сердәше дә, дошманы да булдым.Наил минем сәхнәдә иң яратып уный торган сәхнә партнерым иде. Безгә образлар ничектер җиңел бирелде. Аның үзенә генә хас сөйкемле сөяге бар иде.  Сәхнәдә авыр хәлдә калсаң коткара, бик тә сәләтле зур артист. Авырганын да сиздермәде. Автобусларда сәфәр чыкканда да, тәрәзәгә борылып  догалар укып бара торган иде. Бер сәхнәдә соңгы уйнавыбыз “Гайфи бабай, өйлән давай!” спектаклендә булган икән. Кабере Хәлилем (театр артисты Хәлил Мәхмүтов - автор) җирләнгән  Яңа татар зиратында. Аралары ерак түгел. Төшемдә Хәлил: “Наилнең тавышы яңгырап ишетелеп тора миңа! ” – дип шатланды. Димәк, ул анда да дога укыйдыр”.
 
 
К.Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов та  Наил Шәйхетдинов турында хатирәләрен яңартты. “Без кечкенәдән Наил абый уйнаган спектакльләрне карап үстек. Язмыш мине директор итеп шушы театрга китерде. Бөек артист белән эшләргә насыйп булды. Бергә эшләгәндә мин аның талантлы артист буларак кына түгел, ә кеше буларак та үтә яхшы шәхес икәнен аңладым. Ул спортны да да яратты, биш вакыт намазын да калдырмады. Мин зур артист, дип, гастрольләр вакытында аерым игътибар да сорамады. Чын ир кеше булды. Яшьләргә үрнәк, Миңгөл апага терәк, Миләүшә кызына таяныч, оныгы Сөмбелгә яраткан бабай була белде. Сәхнәдә дә, тормышта да йолдыз булып яшәде”, - диде ул.
 
 
Китап тәкъдим итү кичәсендә чыгыш ясаган һәр кеше Наил Шәйхетдиновның тыйнак, сабыр, гадел, татар аксакаллары кебек зирәк булуына басым ясадылар. 
Сәхнәдә шулай ук  “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов һәм матбугат ветераны, Хөсәен Ямашев премиясе лауреаты, Аксакаллар шурасы әгъзасы Госман Гомәров дә чыгыш ясады.
 
"Наил абый "Казан нуры" мәчетенә намазга йөрде, - ди Алмаз хәзрәт Мөхлисов. - Наил абыйның төпле киңәшләрен әле бүген дә сагынып искә алабыз".
 
Наил Шәйхетдиновның сәхнәдәше, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов һәм яшь җырчы Илнур Байназаров җырлар башкарды.  Илһам Галиның “Алтын көз” спектакленнән бер өзек тәкъдим ителде. Шәйхетдинов соңгы елларда яратып уйнаган бу спектакль өзегендә Татарстанның атказанган артистлары Әлфия Хәсәнова, Люция Галләмова һәм Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов катнашты.
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100