news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Исламия Мәхмүтова каберенә таш куелды

Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар Самосырово мөселман зиратына җирләнгән.

Исламия Мәхмүтова каберенә таш куелды
Тинчурин театры матбугат хезмәте

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисты Исламия Мәхмүтова каберенә таш куелды.

«Кабер ташы ачылу хөрмәтенә бар гомерен татар театрына багышлаган күренекле артистка Исламия Мәхмүтова каберен зыярәт итәргә Тинчурин театры коллективы, кызлары, туганнары, якыннары, шулай ук республиканың башка театрлары вәкилләре, журналистлар килгән иде», — дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат үзәге.

Чарада Исламия Мәхмүтова рухына Коръән аятьләре укылды. Хезмәттәшләре, дуслары, якташлары легендар артистка турындагы хатирәләре белән уртаклашты, каберенә чәчәкләр салды.

Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар Самосырово мөселман зиратына җирләнгән. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100