news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була

Тантана 24 мартка билгеләнгән.

Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була
Тинчурин театрының матбугат үзәге

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы 24 мартка билгеләнгән. Башлана — 11.00 сәгатьтә.

«Мемориаль такта К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының легендар артистлары яшәгән Жуковский урамындагы 9 йорт диварына куелачак», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Истәлек тактасының авторы — сынчы Рөстәм Габбасов. Аның әлеге проекты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы мемориаль такталар буенча комиссиясе тарафыннан сайлап алынган.

  • Татар театрының легендар артистлары Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар 50 елдан артык гомерләрен Кәрим Тинчурин театрына багышлады. Алар Ясминә (Исламия Мәхмүтова) һәм Малик (Хәлил Мәхмүтов) («Кыр казлары артыннан»), Беатриче («Ике хуҗаның хезмәтчесе»), Койтым бикә һәм Күрән би («Итил суы ака торур»), Рәшидә («Ефәк баулы былбыл кош»), Шәмсекамәр («Шәмсекамәр»), Зәмзәмбану («Ташкыннар»), Ана («Әниемнең ак күлмәге») һәм башка күп кенә халык мәхәббәтен яулаган образлар тудырды.
  • Мәшһүр гаилә династиясен бүгенге көндә театрда кызлары Лилия Мәхмүтова белән кияүләре Ренат Шәмсетдинов дәвам итә.
  • Мәхмүтова Исламия Һидиятулла кызы (01.12.1939 — 03.12.2019) ТАССРның Әлки районы Югары Әлки авылында туа. ТАССРның атказанган артисткасы (1973), ТАССРның халык артисткасы (1981), РСФСРның атказанган артисткасы (1987), «Тантана» театраль премия лауреаты (2011). Ул театрда 1963-2019 елларда эшли. 55 ел иҗат дәверендә ул бихисап образлар тудыра. «Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде» һәм «Син бит минем бергенәм» пьесаларын яза. Алар әле дә тетар репертуарында. Б.Брехтның «Кураж ана һәм аның балалары» әсәрен татарчага тәрҗемә итә, телефильмнарда катнаша. Шул ук вакытта татар җырларын оста башкаручы булып таныла. 
  • Мәхмүтов Хәлил Зәки улы (10.03.1939 — 28.09.2012) ТАССРның Мамадыш районы Катмыш авылында туа. ТАССРның атказанган артисты (1982), ТАССРның халык артисты (1989). 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Республика күчмә театрына (бүгенге К.Тинчурин исеммендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) эшкә чакырыла. Театрда ул Флориндо («Ике хуҗаның хезмәтчесе» К. Гольдони), Бенедикт («Юктан чыккан гауга» В. Шекспир) кебек классик рольләрне югары осталык белән башкара. Ул башкарган рольләр арасында Костя («Чит бала» В. Шкваркин), эшче-машинист Нил («Мещаннар» М. Горький) да бар. Нил роле өчен Х.Мәхмүтов Бөтенсоюз яшь актерлар смотрында диплом белән бүләкләнә. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100