news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы вәкиле: Россиядә мөселман мәдәнияте үсештә

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы вәкиле: Россиядә мөселман мәдәнияте үсештә
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

14-19 майда Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисад форумы кысаларында халыкара мөнәсәбәтләргә, илләр хезмәттәшлегенә багышланган чаралар үтә. Әлеге вакытта «Казан Экспо»да Ислам хезммәттәшлеге оешмасының 55 еллыгы уңаеннан Россия белән бу оешма илләренең күпкырлы хезмәттәшлегенә багышланган матбугат очрашуы үткәрелә.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре даими рәвештә бергә эшчәнлек алып бара. Россиядә мөселман мәдәнияте үсештә. Мин әлеге форумда бик күп матбугат һәм массакүләм чаралары вәкилләре белән сөйләштем. Алга таба да хезмәттәшлегебез ныгыячак, дип ышанам», — диде Ислам хезмәттәшлеге оешмасының мәгълүмат департаменты директоры А. Салехи.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Әйтергә кирәк, әлеге очрашуның әһәмияте бик зур! «KazanForum» — Россия белән ислам дөньясы алдында шактый зур мөмкинлекләр ача. «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең роле бу җәһәттән ифрат зур», — дип сөйләде Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль сәркатибенең сәяси сораулар буенча урынбасары Мөхәммәд Текая.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Матбугат очрашуы барышында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән нәтиҗәле эшчәнлек алып бару ысуллары хакында сүз алып барыла. Мәгълүмат киңлегендә, мәгариф һәм фән өлкәсендәге хезмәттәшлекнең дә мөһимлеген билгели экспертлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100