news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре журналистлары «Татар-информ»да экскурсиядә булды

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре журналистлары «Татар-информ»да экскурсиядә булды
Рамил Гали

«Татар-информ»да Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) илләре журналистлары булды. Экскурсияне «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билалов үткәрде. Ул агентлыкның сәясәте, аның тарихы турында сөйләде, бинаның 12 нче катыннан күренә торган Казансу һәм Казан Кремле күренешен күрсәтте. Кунаклар шулай ук офисны карады.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 1990 елдан бирле эшли. Ул Россия башкаласында түгел, ә субъектта оешкан беренче мәгълүмат агентлыгы. Ул вакытта Татарстан сәяси һәм икътисади яктан мөстәкыйльрәккә әверелде, төбәккә үзе турында илдән читтә дә, дөньяда да күбрәк сөйләргә кирәк иде», – диде Билалов.

Ул билгеләп үткәнчә, «Татар-информ» бүгенге көндә Татарстанның сылтама ясала торган мәгълүмат чыганагы булып тора. 32 ел эчендә агентлыкның штаты якынча 100 хезмәткәргә кадәр арткан һәм көн саен 500гә кадәр мәгълүмат продуктлары чыгара. Баш мөхәррир контентның берьюлы ике телдә – рус һәм татар телләрендә эшләнүенә игътибарны юнәлтте.

Билалов журналистларның сорауларына җавап бирде һәм агентлык хезмәткәрләре эшли торган офисны күрсәтте. «Татар-информ»да Иран, Төркия, Индонезия, Пакистан, Азәрбайҗан һәм Таҗикстаннан журналистлар булды.

«Бездә телне саклау буенча охшаш көч куела. Таҗикстанда да без, Татарстандагы кебек, медианы туган телдә торгызу өчен күп көч куябыз. Бүгенге көндә бездә таҗик телле аудитория рус теленә караганда да активрак. Моңа көч куюны без Татарстанда да, Таҗикстанда да күрәбез. Моннан тыш, безнең дини мохит уртак. Безнең һәм сезнең эшегез арасындагы уртак яклар сизелә», – дип, экскурсиядән соң тәэсирләре белән уртаклашты «Диалог: Таджикстан и мир» журналисты Кристина Бородавко.

Азәрбайҗан журналисты Джейла Алиева «Татар-информ» һәм үзе эшләгән Report басмасын чагыштырды. Аның сүзләренчә, ике агентлыкның эш барышы охшаш, ләкин кайбер аермалар да бар.

«Офис бездә кечерәк, әмма без барыбыз да бер бинада түгел. Эшнең барышы гомумән охшаш, әмма без халыкара мәсьәләләргә күп игътибар бирәбез», – дип хәбәр итте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot