news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь дипломатлары форумында 20 илдән делегатлар катнаша

Бүген «KazanForum» кысаларында башланып киткән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь дипломатларының Х форумында 20 илдән килгән делегатлар катнашачак. Бу хакта матбугат конференциясендә РФ Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы рәисе Екатерина Акопян хәбәр итте.

«Быел безгә 20 ил вәкиле килде. Алар арасында Оман һәм Гвинея-Бисау кебек дәүләтләр дә бар. Безнең география киңәя. Төрле илләрнең тышкы эшләр министрлыклары вәкилләре килә», – дип сөйләде ул.

Форум программасы дүрт төп юнәлеш буенча төзелгән: халыкара гуманитар хезмәттәшлек, мәдәниятара багланышлар, горизонталь дипломатия, цифрлы технологияләр чорында дипломатия.

Эшлекле программадан тыш, делегатларны зур мәдәни чаралар һәм хәтта футбол матчы да көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot