news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ислам хезмәттәшлеге илләре оешмасы генераль секретаре Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте

Ислам хезмәттәшлеге илләре оешмасы генераль секретаре Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте
Фото: rais.tatarstan.ru

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Ислам дөньясы арасында мөнәсәбәтләр коруга зур өлеш кертә. Бу хакта «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумының пленар сессиясендә Ислам хезмәттәшлеге илләре оешмасы генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха язган сәламләү хатында әйтелә.

«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка форумга чакырганы өчен рәхмәт белдерәм. Мин аңа Россия белән Ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә керткән өлеше өчен шәхсән рәхмәт белдерәм, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинга һәм ил Хөкүмәтенә рәхмәтле. Безнең өчен ул бик мөһим», – дип язган Хөсәен Ибраһим Таха.

«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумы Казанда 13 – 18 майда уза. KazanForum 2009 елдан башлап Татарстанда ел саен уздырыла. 2023 елдан әлеге чара федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен җитәкли.

news_right_1
news_right_2
news_bot