news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ислам уку йортлары студентлары арасында шахмат-шашка ярышларында иң яхшыларны ачыкладылар
Ярышлар ислам уку йортлары студентлары арасында шахмат сәнгатен популярлаштыру максатыннан үткәрелде
Скопировать ссылку
(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Алия Сабирова). Шушы көннәрдә Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр шахмат мәктәбе базасында ислам уку йортлары студентлары арасында шахмат һәм шашка буенча ярышлар узды. Ярышларда 5 ислам уку йортының җыелма командалары катнашты.
Шашка ярышында Казан ислам көллияте командасы – беренче, Россия Ислам университеты вәкилләре – икенче, Казанның “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсе командасы өченче урынны яулады. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Казан ислам көллияте проректоры Нияз Сабиров хәбәр итте.
Шахмат ярышында Россия Ислам университеты һәм ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе командаларына тиңнәр булмады.
Искәртеп узабыз, ярышлар ислам уку йортлары студентлары арасында шахмат сәнгатен популярлаштыру; студентларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү; катнашучыларның спорт осталыгын арттыру; алар арасында дусларча элемтәләрне ныгыту; иң көчле спортчыларны ачыклау максатыннан үткәрелде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2