news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Согуд Гарәбстанындагы Әл-Куба мәчетен ун тапкыр киңәйтергә җыеналар

Согуд Гарәбстанындагы Әл-Куба мәчете мәйданын 10 тапкыр арттырачаклар. Бу хакта ArabNews интернет басмасына Согуд Гарәбстанының принцы Мөхәммәд бин Салман сөйләгән, дип яза Россия Мөфтиләр шурасы.

Куба мәчете - Ислам тарихында Аллаһны беренче йорты, аның күмер ташын Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) үзе салган. Ул Мәдинә шәһәрендә төзелгән беренче мәчет. Ул 622 елда төзелгән һәм Пәйгамбәр мәчетеннән 5 чакрым ераклыкта урнашкан.

Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, проект Куба мәчете киңәйтелгәннән соң 66 000 кеше сыя торган итеп ясалган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot