news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ислам нуры - мәчетләрдә» конкурсын уздыру вакыты озынайтылды

«Ислам нуры – мәчетләрдә» конкурсын уздыру вакыты 21 майга кадәр дәвам итәчәк. 11 апрельдә башланды һәм 15 майга кадәр дәвам итәргә тиеш иде. Оештыручылар бәйгене дәвам итәргә дигән карар кабул ителде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Җиңүчеләр 30 майда игълан ителәчәк.

«Ислам нуры – мәчетләрдә» конкурсы Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. Аның максаты – Ислам дине тарихын, татар халкы тормышында аның тоткан ролен яктырту. Ата-бабаларыбыздан килгән мирас һәм гореф-гадәтләребез нигезендә Ислам динен таратучы имамнар хакында халыкка җиткерү. Мәчетләр тарихын барлау, диелә хәбәрдә.

Конкурс төрле яшь категорияләрендә уза:

  • 10 – 14 яшькәчә,
  • 15 – 20 яшькәчә,
  • 21 яшьтән өлкәнрәкләр.

Хезмәтләрне ВКонтакте социаль челтәрендәге «Ислам нуры – мәчетләрдә» төркемдә уздырыла. Катнашучы «Конкурс номинациясе» шартларына туры китереп, ВКонтакте төркемендә бер язма эчендә мәчетнең тарихы, хәзерге эшчәнлеге турында кызыклы, мәгълүмати текст белән бергә 3-10 фото урнаштырырга тиеш. Язмада катнашучының исем-фамилиясе, яше, кайдан булуын күрсәтү төп шарт.

Конкурска тәкъдим ителүче хезмәтләрдә инша формасында язылган тулы язма булырга тиеш. Мәчетнең тарихы, бүгенге эшчәнлеге турында язу шарт. Фотолар 3 тән дә ким булмаска тиеш. Катнашучы үзе турында тулы мәгълүмат куя. Исем-фамилиясе, яше һәм яшәү урыны билгеле булмаса, конкурска килгән эш төшеп кала.

«Ислам нуры – мәчетләрдә» бәйгесенең нигезләмәсе белән Конгресс сайтында таныша аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100