news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ислам нуры – мәчетләрдә» конкурсына гаризалар кабул ителә

«Ислам нуры – мәчетләрдә» конкурсына гаризалар кабул ителә

«Ислам нуры – мәчетләрдә» конкурсына гаризалар кабул итү 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр 21 нче майда игълан ителә.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. Аның максаты – Ислам дине тарихын, татар халкы тормышында аның тоткан ролен яктырту, ата-бабаларыбыздан килгән мирас һәм гореф-гадәтләребез нигезендә Ислам динен таратучы имамнар хакында халыкка җиткерү, мәчетләр тарихын барлау, диелә хәбәрдә.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot