news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам нормалары һәм кагыйдәләре энциклопедиясе яңа басмада чыкты

Габдрәүф хәзрәт Зәбиров төзегән китап турында Искәндәр Гыйләҗев: «Бер китапта һәр мөселманга кирәкле кагыйдәләр, нормалар җыелган», - диде.

Ислам нормалары һәм кагыйдәләре энциклопедиясе яңа басмада чыкты
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Габдрәүф хәзрәт Зәбировның «Ислам нормалары һәм кагыйдәләре энциклопедия»сенең 5нчы басмасы тәкъдим ителде.

«Беренче басманы 10 ел элек Пенза шәһәрендә бастырган идек. Ул бик зур хезмәт таләп итте, чөнки 834 биттән торган басманы тутыру өчен күп чыганаклар белән эшләдек. Күп төбәкләрдә таралды. Күп мәдрәсәләрдә дәреслек буларак файдаланыла. Ихтыяҗ булгач, аны кабат-кабат бастырдык. Бүген тәкъдим ителгәне 5нче тапкыр дөнья күрде. Монда сәхифәләр, темалар, битләр саны артты. Быелгы тираж 1 мең данә», – диде Казанның «Миргазиян» мәчете имам-хатыйбы, тарихи китаплар авторы Габдрәүф хәзрәт Зәбиров.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Соңгы басмага яңа темалар укучылардан килгән сораулардан чыгып өстәлгән. Яңа бүлеккә никах, ризык, сәүдә кебек көндәлек тормыш белән бәйле мәсьәләләр кергән. Басмада Иерусалимдагы Әл-Акса мәчете һәм башка изге урыннар турында мәкаләләр дә урын алган.

Энциклопедиянең бер өлеше сатылган, әмма күпчелеге дини уку йортларына бушлай таратылган. Ул яхшы таралган ки, авторның үзендә дә санаулы данәләр генә калган.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев Габдрәүф хәзрәт Зәбировның китабын югары бәяләде. «Форматы, структурасы буенча, китап энциклопедия түгел, ләкин эчтәлеге, җыелган мәгълүматы ягыннан, бу, һичшиксез, энциклопедик басма. Аның кыйммәте шунда ки, бер китапта һәр мөселманга кирәкле кагыйдәләр, нормалар җыелган. Кешене ислам буенча берәр сорау борчый икән, ул аңа җавапны шуннан таба ала», – диде Искәндәр Гыйләҗев.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов, ихтыяҗ булган очракта, энциклопедияне русчадан татарчага тәрҗемә итүгә тотына алуын белдерде.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Мин мондый китапларның татар теленә тәрҗемә ителеп чыгуын телим. Үзем дә бу эшкә катнашырга теләгемне белдереп куям. Татарчага тәрҗемә итү тәҗрибәм бик зур. Мин Муса Бигиевның мирасын тәрҗемә итәм. Аның аркылы замандашлары булган башка күренекле, гыйлемле шәхесләрнең мирасы да ачыла, һәм алар белән дә эш итәм. Ул шәхесләр һәммәсе дә чын татар телендә язган», – диде Айдар Хәйретдинов.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100