news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ислам нигезләрен укыту буенча чукрак балалар өчен махсус дәреслек әзерләнә

Ислам нигезләрен укыту буенча чукрак балалар өчен махсус дәреслек әзерләнә

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Казанның Попов урамында урнашкан 6нчы интернат-мәктәп укытучысы Мәликә Гыйльметдинова хәбәр итүенчә, аның авторлыгында чукрак балалар өчен Ислам нигезләре буенча дәреслек басылып чыгачак.

Быелгы уку елыннан башлап бу интернат-мәктәптә тәрбияләнүче балаларга, аларның әти-әниләре тырышлыгы белән, Ислам дине һәм православие дәресләре кертелә башлаган. Мәликә ханым тиз арада колакка саграк һәм дөм чукрак балаларга Ислам нигезләрен аңлату буенча махсус кул хәрәкәтләре-ишарәләр һәм уникаль укыту программасы эшләп чыгарган. “Идел-пресс” нәшриятында басылып чыгачак әлеге дәреслек тә, шушы программага таянып әзерләнгән.

Дәреслек, нигездә, 1-5 сыйныф балалары өчен нәшер ителәчәк. Аның тиражы әлегә билгесез, чөнки тираж мәсьәләсе иганәчеләрнең ярдәме белән бәйле. Әлегә төп иганәче булып “Сөләйман” мәчете тора.

Бу китап республиканың мондый юнәлештә эш алып барган башка мәктәпләре өчен дә, балаларның үзләре һәм аларның ата-аналары өчен дә зур бүләк булачак, әлбәттә.

news_right_1
news_right_2
news_bot