news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ислам өммәтендә эчке каршылыклар бар – Резеда Сәфиуллина

“Күп очракта алар эшкә зыян китерә. Без уртак фикергә килү мөмкинлеген булдырырга теләдек”, - ди “Мөселман лидеры мәктәбе” турында Резеда Сәфиуллина.

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген “Татар-информ” матбугат үзәгендә “Мөселман лидеры мәктәбе”нә багышланган конференция узды. Конференциядә әлеге мәктәпнең оештыручылары: КФУ доценты Резедә Сәфиуллина-Аль-Анси, координатор Аммар Аль-Анси һәм КФУның ислам һәм ислам белеме үсеше ресурс үзәге вәкиле Ренат Музаферов катнашты.

“Мөселман лидеры мәктәбе”нең максатлары турында Резедә Сәфиуллина:

“Әлеге мәктәп быел дүртенче тапкыр узачак. Беренчесе 2014 елда булган иде. Безнең үзәктә төрле уку-укыту эшләре, фәнни проектлар башкарыла. Шуларның уңышлыларының берсе – “Мөселман лидеры мәктәбе”. Беренче елны төп идея мөселман инфраструктурасын булдыруга, проектлар төзүгә юнәлдерелгән иде. Без мөселманнар арасында актив, пассионар яшьләр барлыгын белеп, аларның энергиясен конструктив юнәлешкә җибәрү өчен, аларны бергә җыйган идек. Һәрбер елның үз үзенчәлеге булды. Вазгыятьтән чыгып, без программаны төзибез.

Резеда Сәфиуллина быелгы үзәнчәлекнең интеллектуаль характер йөртүен әйтте.

“Быелгы үзенчәлек интеллектуаль характерда булачак. Үзенә күрә хәзерге вазгыятьне анализлау һәм Ислам дискурсы үзенчәлекләренә сөйләшеп, аларны уртага салып, бәхәсләшеп, уңай һәм тискәре якларын ачыклау булачак”, - диде ул.

“Биредәге төп проблема - Ислам җәмгыятенең таркаулыгы. Ислам өммәтендә дә эчке каршылыклар бар. Күп очракта алар гомум эшкә зыян китерә. Без бер-беребезне ишетергә, аңларга, уртак фикергә килү мөмкинлеген булдырырга теләдек. Безнең өчен бу үзенә күрә бер яңалык. Аны уңай оештырып чыга алырбыз дип өмет итәбез”, - дип сөйләде “Мөселман лидеры мәктәбе”н оештыручыларының берсе Резедә Сәфиуллина.

“Мөселман лидеры мәктәбе” 21-24 ноябрьдә узачак. Чара КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү Институтының ислам мәгарифен һәм исламият фәнен үстерү ресурс үзәге, Татарстан Диния нәзарәте, Россия ислам институты ярдәме белән оештырыла.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100