news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам мирасы үзәге Ризаэтдин Фәхретдиннең “Ислам дине” әсәрен китап итеп бастырырга ниятли

"Русчага тәрҗемә ителгән варианты басылып чыкса да, хәзер аны беркайдан да эзләп табып булмый”, - диде Ислам мирасы үзәге директоры Сөләйман Рәхимов.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Болгар ислам академиясенең ислам мирасы үзәге, Уфа фәнни үзәге белән берлектә, галим һәм дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдиннең “Ислам дине” әсәрен быел китап итеп бастырып чыгарырга планлаштыра. Бу турыда Ислам мирасы үзәге директоры Сөләйман Рәхимов “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Быел башкортлар белән берлектә Ризаэтдин Фәхретдиннең “Ислам мирасы” дигән әсәрен бастырып чыгарырга уйлыйбыз. Әлегә бу тәкъдим кебек кенә. Әсәр 1927-28 еллларда язылган, ләкин ни сәбәпледер басылмыйча калган. Русчага тәрҗемә ителгән варианты басылып чыкса да, хәзер аны беркайдан да эзләп табып булмый”, - диде Сөләйман Рәхимов.

Аның сүзләренчә, бу әсәр – безнең мирасыбыз. Ризаэтдин Фәхретдин мөфтиебез нәрсә турында уйланганын белер өчен, бу әсәрне бастырып чыгару мөһим.

Әсәр 1997 елда рус телендә басылып чыккан булган.

  • Быел гыйнвар аенда мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100