news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ислам мәдәнияте музее «Татар намазлыгы» күргәзмәсе өчен экспонатлар җыя

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы татар намазлыгына багышланган уникаль күргәзмә әзерли. Экспозиция 2026 елның октябренә планлаштырылган һәм ул 2027 елның февраленә кадәр «Кол Шәриф» мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда эшләячәк. Әлеге чара Россия халыклары бердәмлеге елы һәм «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы-2026» статусы кысаларында үткәрелә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәнең идеясе – татар халкы өчен традицион булган намазлыклар экспозициясен тәкъдим итү: алар Татарстанда һәм якын-тирә төбәкләрдә яшәүче гаиләләрдә кадерләп саклана. Оештыручылар күргәзмәгә экспонатлар җыя башлау хакында игълан итә һәм барлык теләүчеләрне әлеге уникаль проектта катнашырга чакыра. Күргәзмә тәмамлангач, барлык экспонатлар үз ияләренә кайтарылачак.

Күргәзмә татар намазлыгы феноменына игътибар җәлеп итәргә, рухи бердәмлек һәм гаилә ядкәре символы буларак аның әһәмиятен ассызыкларга мөмкинлек бирәчәк. Күргәзмә татар-мөселман традицияләрен саклауга һәм популярлаштыруга, шулай ук Россия халыклары арасында үзара аңлашуны ныгытуга юнәлдерелгән.

  • Татар намазлыгы – тукымадан тегелгән, гыйбадәт кылу өчен кулланыла торган чигүле кечкенә келәм. Аның кабатланмас үзенчәлеге: бизәлешендә кыр һәм бакча чәчәкләре, җиләк, башак өстенлек итә һәм купшы төсләр палитрасы кулланыла. Намазлыкның урта өлеше арка рәвешендә билгеләнә һәм ул буш кала. Арка үзе мәчеттәге михраб итеп тә, оҗмах капкасы итеп тә күзаллана, ә аның өч ягына купшы чәчәк таҗлары (оҗмах бакчасы) чигелә, шома, тамбурлы чигү ысуллары кулланыла.

Шулай итеп, татар намазлыгы гамәли максатка гына хезмәт итеп калмый, татар-мөселман мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренең байлыгын да чагылдыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot