Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ислам мәдәнияте музеенда “Лев Толстой һәм ислам дөньясы” күргәзмәсе ачыла
Күргәзмә Толстойның - ислам диненә һәм күренекле татар галимнәренең Толстойга мөнәсәбәтен чагылдырачак.
(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 7 сентябрьдә, Ислам мәдәнияте музеенда “Лев Толстой һәм ислам дөньясы” күргәзмәсе ачыла. Бу күргәзмә - “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Татарстанда Толстой көненә багышланган тагын бер проекты. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмәдә музей коллекциясеннән Коръән битләре һәм ислам темасына багышланган әдәбият куелачак. Бу китапларның кырында язучы укыганда язып калдырган искәрмәләр сакланган.
Толстойның Мисырдан һәм Һиндстаннан абруйлы галимнәр белән язышуы язучының ислам динен тирәнтен өйрәнүен күрсәтә. Күргәзмәдәге хатлар һәм фотолар Толстойның татар гыйлем ияләре Фатих Кәрими, Садри Максуди, Гайнан Вәисов белән очрашуы турында сөйләячәк. Аның бигрәк тә Фатих Әмирхан белән язышкан хаты кызыклы.
Толстойның әсәрләрен үзе исән чагында Габдулла Тукай, Мәхмүт Галәү, Сәгыйть Сүнчәләй һәм башка татар классиклары тәрҗемә итүе бөек рус язучысының татар интеллигенциясе арасындагы абруе турында сөйли.
Күргәзмә казанлыларны һәм шәһәр кунакларын ике караш белән таныштырачак. Берсе – ислам динен яхшы белгән һәм аның әхлакый принципларын югары бәяләгән Толстойның сынаулы карашы. Икенчесе – гений Лев Толстой югары бәяләгән, XIX – ХХ гасырларда яшәгән мөселман галимнәренең һәм татар гыйлем ияләренең хөрмәтле карашы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз