news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам мәдәнияте музее 2019 елны Ризаэддин Фәхреддингә багышлый

17 гыйнварда педагог-мәгърифәтче, шәркыять белгече тууына 160 ел тулачак.

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-инфом). Казан Кремлендәге Ислам мәдәнияте музее 2019 елны дин эшлеклесе, педагог-мәгърифәтче, шәркыять белгече Ризаэддин Фәхреддингә багышлый. 17 гыйнварда Риза Фәхреддин тууына 160 ел тулачак. Шул уңайдан Ислам мәдәнияте музее мәгърифәтченең рухи мирасына һәм шәхесенә багышланган төрле чаралар әзерли, дип хәбәр итәләр музейдан.

Музейчылар “ВКонтакте” социаль челтәрендә Риза Фәхреддиннең (1859-1936) юбилей елы уңаеннан аерым сәхифә дә ачкан. Ел дәвамында оештырылачак чаралар турында биредә хәбәрләр биреп барачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100