news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Ислам китабы” нәшрияты продукциясе Мисырда зур кызыксыну уяткан
42 нче Каһирә Халыкара китап күргәзмәсе уңышлы уза
Скопировать ссылку
(Казан, 2 февраль, “Татар–информ”). Россия Мөфтиләр шурасының Мисырдагы вәкиле Рубин Мөниров хәбәр иткәнчә, 42 нче Каһирә Халыкара китап күргәзмәсе уңышлы уза. Россия Мөфтиләр шурасының “Ислам китабы” нәшрияты продукциясе оештыручылар һәм күргәзмә кунакларында зур кызыксыну уяткан.
“Ислам китабы” нәшрияты стенды Мисыр Дәүләт каналы һәм өч спутник телеканалы, шулай ук ике радиоканалга тәкъдим ителгән. Күргәзмә кунаклары Россиядәге ислам, Россия Мөфтиләр шурасы эшчәнлеге, безнең тарафтан тәкъдим ителгән китап продукциясе белән бик кызыксына. Мөфти шәех Равил Гайнетдиннең “XXI гасырда ислам яки Россиядә мөселманга Коръән буенча ничек яшәргә”, “Тәфсир” китаплары һәм Коръәннең тәрҗемәсе аеруча зур кызыксыну уятты”, – дип ассызыклады ул.
“Күп кенә кунаклар Россия мөселманнарының шундый бай китап ассортименты булуына гаҗәпләнүен белдерде”, – дип хәбәр итте Россия Мөфтиләр шурасының Мисырдагы вәкиле Рубин Мөниров. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2