news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын оештыру комитетын Рөстәм Миңнеханов җитәкли

Татарстанда тантананы оештыру комитеты төзелгән.

Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын оештыру комитетын Рөстәм Миңнеханов җитәкли
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ, Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы тантанасының оештыру комитетын Рөстәм Миңнеханов җитәкли. 

Хәзерге вакытта Болгар Ислам академиясендә Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын уздыруга багышланган киңәшмә уза. Киңәшмәдә РФ Хөкүмәт рәисе урынбасары, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бәйрәм тантаналарының оештыру комитеты җитәкчесе Марат Хөснуллин катнаша.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тантананы уздыру буенча оештыру комитетының төзелүен әйтте.

«Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрү буенча оештыру комитетын булдырдык. Мин аны җитәклим. Федераль комитет төзү буенча йөкләмә бирелде. Аның буенча да эшләр бара. Ислам динендә булган барлык коллегалар белән бергә бу чараны зур дәрәҗәдә үткәрербез дип өметләнәбез. Әзерлек буенча эшләр бара», — дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100