news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүнең республикакүләм оештыру комитеты төзелә

Бәйрәм тантанасын Россия күләмендәге оештыру комитетын Марат Хөснуллин җитәкли.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү тантанасын республика күләмендә оештыру комитеты төзеләчәген әйтте.

«Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин киләсе елга Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә Федераль оештыру комитеты төзү турында әмер бирде. Бүген-иртәгә Татарстан Президентының Республика күләмендәге оештыру комитеты төзү турында указы чыгачак», — диде ул «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия форумы ачылышында.

Элегрәк Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бәйрәм тантаналарының Россия күләмендә оештыру комитеты җитәкчесе итеп Россия Хөкүмәт рәисе урынбасары Марат Хөснуллин билгеләнүе турында язган идек.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия дин әһелләре форумы башланды. Анда Россиянең 72 төбәгеннән 1,2 мең дин әһеле һәм кунаклар катнаша. Быел чара «И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам» шигаре астында уза.

Форумда катнашучылар төркемнәргә бүленеп: «Интернет челтәрендә милли һәм дини тормышны яктырту мәсьәләләре», «Дини һәм милли оешмаларның татар телен саклау һәм үстерү тәҗрибәсе», «Халкыбызның рухи мирасын өйрәнү мәсьәләләре», «Дини уку йортларында укыту-тәрбия эшләренең торышы» дигән дискуссион мәйданчыкларда эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100