Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы тантанасының оештыру комитетын Марат Хөснуллин җитәкли
РФ вице-премьерына 3 ай эчендә оештыру комитетын булдыру йөкләнгән.
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Бүген РФ президенты Владимир Путин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бәйрәм тантаналарының оештыру комитеты җитәкчесе итеп РФ Хөкүмәт рәисе урынбасары Марат Хөснуллинны билгеләү турында карарга кул куйды.
РФ вице-премьеры Марат Хөснуллинга 3 ай эчендә оештыру комитетын булдыру йөкләнгән. Бәйрәм тантаналары 2022 елның яз азагы — җәй башына планлаштырылган.
Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине 922 елда кабул ителгән. 2010 елдан 21 май көне билгеләп үтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз