news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы тантанасының оештыру комитетын Марат Хөснуллин җитәкли

РФ вице-премьерына 3 ай эчендә оештыру комитетын булдыру йөкләнгән.

Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы тантанасының оештыру комитетын Марат Хөснуллин җитәкли

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Бүген РФ президенты Владимир Путин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бәйрәм тантаналарының оештыру комитеты җитәкчесе итеп РФ Хөкүмәт рәисе урынбасары Марат Хөснуллинны билгеләү турында карарга кул куйды.

РФ вице-премьеры Марат Хөснуллинга 3 ай эчендә оештыру комитетын булдыру йөкләнгән. Бәйрәм тантаналары 2022 елның яз азагы — җәй башына планлаштырылган.

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине 922 елда кабул ителгән. 2010 елдан 21 май көне билгеләп үтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100