news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ислам илләрендә биш ел эчендә 200 меңнән артык кеше террор корбаны булган

Бу чорда террорчылар әлеге илләрнең икътисадына 358 миллиард доллар зыян китергән.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Соңгы биш ел эчендә ислам илләрендә терактлар нәтиҗәсендә 200 меңнән артык кеше яраланган яки үтерелгән, дип хәбәр итә «Анадолу» агентлыгы Террорга каршы ислам илләре коалициясе мәгълүматларына сылтама ясап.

Бу чорда террорчылар әлеге илләрнең икътисадына 358 миллиард доллар зыян китергән.

Гыйрак, Әфганстан, Пакыстан һәм Нигерия терактлардан аеруча нык зыян күргән: террорчылык һөҗүмнәре корбаннарының 70 проценттан артыгы әлеге дәүләтләргә туры килә.


 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100