news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам Әхмәтҗанов журналистларны кыю булырга өндәде

Элеккеге Мәгълүмат һәм матбугат министры журналистларның дәрәҗәсе төште дип саный.

Ислам Әхмәтҗанов журналистларны кыю булырга өндәде
Рамил Гали

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Матбугат ветераны, 1992-1999 елларда Татарстан Республикасының Мәгълүмат һәм матбугат министры Ислам Әхмәтҗанов журналистларны кыю булырга өндәде. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«Журналистлар кыю булырга, хакыйкатьне курыкмыйча күзгә бәреп әйтергә, авыр вакытларда югалып калмаска, хезмәттәшләренә ярдәм итәргә һәм журналист исеменә лаек булырга тиеш. Соңгы елларда журналист һөнәренең дәрәҗәсе төште дип әйтер идем мин. Аны элеккеге дәрәҗәсенә кайтарырга тырышырга кирәк», — диде Ислам Әхмәтҗанов.

Матбугат ветераны журналистларны белемле, үз һөнәренең остасы булырга һәм бернинди хәлдә дә югалып калмаска өндәде.

«Журналистикага игътибар да кирәктер. Мин аларның эш хакларының түбән икәнлекләренә инанам. Моның белән килешәсем килми. Журналист һәрвакыт үзенең урынында булырга һәм үз өстендә эшләргә тиеш. Милләтебезнең, телебезнең язмышына, аның чәчәк атуына ярдәм итәргә тиеш дип уйлыйм мин. Ул кыюлыкны кесәдә йөртергә тиеш түгел», — диде Ислам Әхмәтҗанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100