news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам финанслары буенча беренче офиста Милли музей экспонатлары тәкъдим ителгән

Мәгълүмати стендта Болгар һәм Алтын Урда чорындагы тәңкәләр, Казанның борынгы мәчетләре күренеше бар.

Ислам финанслары буенча беренче офиста Милли музей экспонатлары тәкъдим ителгән
tatarstan.ru

Кичә «Сбербанк» Казанда партнерлыкны финанслау стандартлары буенча эшли торган Россиядә беренче офисын ачты. Офиста Татарстан Милли музееның республикада ислам дине, аның тарихы белән бәйле экспонатлары да урын алган.

Экспозициянең темасын банк һәм музей хезмәткәрләре бергәләп билгеләгән. «Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине тарихында төп даталар күрсәтелгән мәгълүмати стенд урын алды. Анда гарәп графикасы белән ясалган Болгар дирһәмнәре (көмеш тәңкә), Алтын Урда чорындагы тәңкәләр, Казанның борынгы мәчетләре күренеше бар», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

Стендта яңалиф әлифбасына багышланган совет плакатлары тәкъдим ителгән. «Алар 1920-1930 елларда илебездә яшәгән төрки телле халыклары арасындагы мәдәни һәм идеологик үзгәрешләр турында сөйли. Әстерханда 1902 елда басылган кечкенә Коръән китабы, аның янында - Иван Харитонов типографиясендә 1907 елда басылган Ногмани тәфсире китабы бар. Киләчәктә офис туристик маршрутка да кертелергә мөмкин», - диелә хәбәрдә.

Экспонатларыбызны музейдан тыш, башка урыннарда кую тәҗрибәсе бар. Әйтик, аэропортта һәм күп функцияле үзәктә фотокүргәзмәбез эшли. Россиядәге беренче ислам офисында Милли музейның тәкъдим ителүенә рәхмәтлебез», - ди Татарстан Милли музее генераль директоры Алисә Вяткина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100