news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам фәннәре һәм гарәп теле олимпиадасында җиңүче шәкерт хаҗга юллама отты

Диния нәзарәте беренче урын алучыларга айпадлар, икенчегә — ноутбуклар, өченчегә — мобиль телефоннар тапшырды.

Ислам фәннәре һәм гарәп теле олимпиадасында җиңүче шәкерт хаҗга юллама отты
dumrt.ru

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»).Кичә Казанда «Рәшидә» Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Татарстанның һөнәри мөселман уку йортлары (мәдрәсәләре) арасында нәзарәт оештырылган беренче республика олимпиадасы җиңүчесе ачыкланды. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте беренче урын алучыларга айпадлар, икенчегә — ноутбуклар, өченчегә — мобиль телефоннар тапшырды. Шамил Имамов исә Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча республика олимпиадасының абсолют җиңүчесе булды. Аңа хаҗга юллама тапшырылды.

Ярышларда Яр Чаллы, Әлмәт, Казан, шулай ук Кукмара, Буа, Мамадыш һәм Ютазы районнары шәкертләре катнашты.

Җиңүчеләр бисемлеге:

«Ислам хокукы»:

  • 1 урын — Имамов Шамил («Мөхәммәдия» мәдрәсәсе).
  • 2 урын — Мөфлихунова Асия (Әлмәт мәдрәсәсе).
  • 3 урын — Хөснетдинов Илшат (Буа мәдрәсәсе).

«Дин нигезләре»:

  • 1 урын — Табиев Саян («Мөхәммәдия» мәдрәсәсе).
  • 2 урын — Янтимиров Камил («Фәнис» мәдрәсәсе).
  • 3 урын — Шәфигуллин Равил (Кукмара мәдрәсәсе).

«Гарәп теле»:

  • 1 урын — Хәйруллин Самат («Мөхәммәдия» мәдрәсәсе).
  • 2 урын — Шәрипов Әхмәд (Әлмәт мәдрәсәсе).
  • 3 урын — Бобоева Гүзәлхон («Фәнис» мәдрәсәсе).

Иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр Татарстан данын Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XII Бөтенроссия олимпиадасында яклаячак, ул шулай ук Казанда, декабрь башында узачак. Анда Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабардино-Балкария, Мордовия, Карачаево-Черкесия, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Россиянең башка төбәкләренең дини уку йортлары студентлары катнашуы көтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100