Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган почта маркасына мөһер басылды
Маркада Ак мәчет фотосурәте урнаштырылган.

Болгар ислам академиясендә Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган махсус почта маркасын чыгару тантанасы узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова маркага мөһер басты.
"Бу - тарихи вакыйга", - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Маркада Ак мәчетнең фотосурәте урнаштырылган. "Болгардагы Ак мәчет. 2012 ел" дип язылган. "Беренче көн" конвертында рәссам К.А. Тилли литографиясе сурәтләнгән. "Борынгы Болгар. Кече минарет. 1868" дип язылган.
Бүген Болгар ислам академиясендә Идел Болгарстанының ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүне әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышы уза. Шулай ук бүген "Изге Болгар җыены" узачак.