news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча төп чаралар 21 майда узачак

Рәсми чаралар ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан чыгарылган почта маркасына беренче штамп куюдан башланып китәчәк.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча төп чаралар 21 майда Болгарда узачагын әйтте.

«Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча төп чаралар 21 майда Болгарда узачак. Федераль дәрәҗәдә һәм башка илләрдән кунаклар чакырылган», - диде Васил Шәйхразыев ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

21 майда рәсми чаралар ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан чыгарылган почта маркасына беренче штамп куюдан башланып китәчәк. Аннары Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин җитәкчелегендә оргкомитет утырышы узачак. 11.00 сәгатьтә тантаналы бәйрәм башлануы көтелә.

«Кунакларга уңайлы шартлар тудырдык. Район башлыклары белән һәр районнан автобуслар булуы турында килештек. Республикада яшәүче һәркемгә Болгарга килеп, истәлекле чараның шаһите булу мөмкинлеге тудырасыбыз килә. Өстәвенә, бу чара шимбә көнгә туры килә», - диде Васил Шәйхразыев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100