news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел мәдрәсәсендә Тукай шигырьләрен сөйләү бәйгесе узды

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел мәдрәсәсендә Тукай шигырьләрен сөйләү бәйгесе узды
Фото: dumrt.ru

Бүген, 18 апрельдә, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан шәкертләр арасында шигыр бәйгесе узды. Әлеге чара Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында үтте. Тукай шигырьләрен көндезге бүлекнең I-III курсында белем алучы 20 сәләтле шәкерт яттан сөйләде. Алар дин, милләт һәм туган як темаларына багышланган әсәрләр сайлап алган. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Жюрида күренекле иҗат әһелләре, татар зыялылары һәм сәхнә осталары бар иде: болар – танылган башкаручы һәм педагог Миңгол Галиев, шагыйрь Ләбиб Лерон, Рифат Сәлах, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррир урынбасары Ленар Гобәйдуллин, драматург Данил Салихов.

Бәйгене Коръән-хафиз Мөхәммәд хәзрәт Бикбаев Коръән аятьләре укып башлап җибәрде.

Мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин үз чыгышында әлеге чараның төп максаты үсеп килүче буында татар әдәбиятына, шигъри сүзгә һәм сәнгатькә кызыксыну уяту, шулай ук традицияләргә хөрмәт тәрбияләү, тел һәм сөйләм культурасын үстерү, дип ассызыклады.

Бәйге барышында шәкертләр Габдулла Тукайның дини тематикага кагылышлы шигырьләрен (»Туган тел», «Китап», «Васыятем», «Таян Аллага», «Алла гыйшкы хакына», «Тәәссер», «Мигъраҗ», «Ана догасы», «Тәүбә вә истигъфар», «Туган авыл», «Йокы алдыннан», «Эш», «Бәйрәм бүген», «Васыятем» һ. б.) сәнгатьле итеп яттан сөйләде.

Иң яхшы чыгыш ясаучылар грамоталарга һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100