Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә татар азаны дәресләре башланды

«Татар азаны мәктәбе»нең чираттагы проекты Казан шәһәрендә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә башланды. Биредә татар мәкаме белән азан әйтү буенча дәресләр офлайн һәм дистанцион форматта мәдрәсәнең көндезге уку бүлеге шәкертләре өчен үткәрелә.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, укучылар тәҗвид, мәкам, тавыш кую остазларыннан ике атна дәвамында белем һәм күнекмәләр алачак. Практикумнарда тәҗвид кагыйдәләрен үзләштерү тикшерелә, дөрес итеп азан әйтү буенча һәр шәкерт белән индивидуаль дәрес алып барыла.
Тавыш кую буенча беренче дәресне «Рухи моң» иҗат берләшмәсе вәкилләре Марсель Әхмәдуллин һәм Марсель Вәгыйзев алып барды.
Оештыручылар билгеләп узганча, мәдрәсәдә курсларны үткәрүнең төп максаты – булачак имамнарны сыйфатлы рәвештә азан әйтергә өйрәтү, милли мәкамле азан традицияләрен торгызу, вәгазь сөйләү һәм азан әйтү өчен тиешле тавыш күнекмәләре булдыру.
Курсларга нәтиҗә буларак ахырдан азан бәйгесе үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз