news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә «Бал бәйрәме» узды

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә «Бал бәйрәме» узды

Казанда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә ел саен узучы «Бал бәйрәме» булды. Анда шәкертләр үзләренең умарталыкта эшләү осталыгын күрсәттеләр. Мондый гамәл мәдрәсәдә шәкертләрне умарта үрчетергә һәм умартачылык продуктлары алырга өйрәтергә мөмкинлек бирә. Бу киләчәктә яшь имамнарга өстәмә керем китерерлек ярдәмче күнекмә булып тора. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бал бәйрәме» мәртәбәле кунакларны - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевны, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Камил Нугаев һәм Ркаил Зәйдулланы, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны, шулай ук танылган язучыларны, җәмәгать эшлеклеләрен, мөгаллимнәрне, мәдрәсә иганәчеләрен һәм башкаларны җыйды. Алар җәен шәкертләрне умартачы һөнәренә өйрәтү барышы белән таныштылар.

Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин кунакларга мәдрәсәнең хуҗалык мәйданнарын: умарталыкны, яшелчә үстерү өчен теплицаларны, алма бакчасын күрсәтте. Егерме умартадан торган умартачылык комплексы уку йорты территориясендә урнашкан. Биредә мәдрәсә шәкертләре өчен ел саен бал җитештерелеп, кышлыкка әзерләп куела. Әмма төп игътибар умарта кортларын карарга өйрәтүгә юнәлдерелә.

Шәһәр шартларында бер умартадан якынча 10 кг бал алырга мөмкин. Кунаклар егетләрнең бал суыртып алуларын үз күзләре белән күрделәр. Бүген мәдрәсә территориясендә шулай ук умартачылык продукциясе, монда ук үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш күргәзмәсе узды. Кунакларга шулай ук шәкертләрнең үз умарталыкларындагы балавыздан махсус хәрби операция солдатлары өчен блиндаж (окоп) шәмнәре ясавын да күрсәттеләр. Ачык гамәли дәрес шифалы бал белән чәй эчү белән тәмамланды.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре умартачы һөнәрен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән лицензия нигезендә үзләштерәләр һәм таныклык алалар. Умартачылык буенча гамәли дәресләрне Хәлиулла хаҗи Мәгъсүмов алып бара, ә кыш көне умартачы Тимур хәзрәт Ибраһимов теоретик белемнәр бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot