news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә «Бал бәйрәме» үткәрелде

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә «Бал бәйрәме» үткәрелде
Фото: dumrt.ru

18 августта Казанда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә ел саен үткәрелүче «Бал бәйрәме» узды – әлеге чара барышында шәкертләр үзләренең умарталыкта эшләү осталыгын күрсәтте. Мондый тәҗрибә мәдрәсәдә шәкертләрне бал кортларын дөрес тәрбияләргә һәм умартачылык продукциясен әзерләүне өйрәнергә ярдәм итә. Ул киләчәктә яшь имамнарга өстәмә керем китерә алырлык бер күнекмә булачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бал бәйрәме мәртәбәле кунакларны – Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллинны, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевны, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов, Камил Ногаев һәм Марат Бариевны, ТР Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдиновны, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны, шулай ук танылган язучыларны, җәмәгать эшлеклеләрен, мөгаллимнәрне, мәдрәсә иганәчеләрен һәм башкаларны җыйды. Алар җәйге каникул чорында шәкертләрне умартачы һөнәренә өйрәтү барышы белән танышты. Чара барышында шәкертләр шулай ук бал кортлары өчен рамкалар ясау, кәрәзле балны кисү буенча мастер-класслар күрсәтте.

Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин кунакларга мәдрәсәнең хуҗалык мәйданнарын: умарталыкны, бакчаны, яшелчә үстерү өчен теплицаларны, алма бакчасын күрсәтте – аны шәкертләр һәм мәдрәсә хезмәткәрләре карап тора. Биредә мәдрәсә шәкертләре өчен ел саен бал җитештерелеп, кышлыкка әзерләп куела. Әмма төп игътибар бал кортларын карарга өйрәтүгә юнәлдерелә.

«Мәдрәсәбезнең төп юнәлеше – авыл җирлекләре өчен имамнар әзерләү. Уку вакытында шәкертләр параллель рәвештә умартачы һөнәрен үзләштерә. Ике ел укыганнан соң, бер еллык практика башлана, безнең мәдрәсә янында умарталар бар һәм биредә өйрәнү өчен барлык шартлар тудырылган. Җәй ахырында тәҗрибә уртаклашу максатыннан «Бал бәйрәме» оештырабыз, – диде мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин. – Безнең төп бурыч – өйрәтү. Умартачылык буенча гамәли дәресләрне Хәлиулла хаҗи Мәгъсүмов алып бара, ә кыш көне умартачы, Югары Ослан районы Кызыл Байрак бистәсе мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Ибраһимов теоретик белемнәр бирә».

Мөфти Камил хәзрәт шулай ук әлеге мәдрәсәдә шәкертләргә хезмәт тәрбиясе бирүнең башка уку йортлары өчен үрнәк булуын билгеләп үтте. Ул шәкертләрнең күпкырлы шәхесләр булып җитешүләренең мөһим булуын ассызыклады.

Егерме оядан торган умартачылык комплексы уку йорты территориясендә урнашкан. Шәһәр шартларында бер оядан якынча 10 кг бал алырга мөмкин. Кунаклар егетләрнең бал суырту барышы белән танышты.

Бүген мәдрәсә территориясендә шулай ук умартачылык продукциясе, уку йортының тәҗрибә бакчасында үстерелгән җәйге яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр күргәзмәсе узды. Моннан тыш, кунакларга шәкертләрнең үз умарталыкларындагы балавыздан махсус хәрби операция зонасындагы солдатлар өчен блиндаж (окоп) шәмнәре ясавын да күрсәттеләр.

«Бал бәйрәме»ннән соң мәҗлес барышында Мәүлид ән-Нәби узды. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында вәгазь сөйләде, аннары Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиков мөнәҗәтләр башкарды. Үз чыгышларында кунаклар Мәүлид үткәрүнең фазыйләтләре һәм мөһимлеге турында сөйләде.

Чара дога кылу белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot