news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Азнакайда балык тоту ярышы була

Быелгы чемпионатта катнашырга теләүчеләрне Азнакай районы Сукаеш авылы буасына чакыралар.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). 22 августта Азнакай мөхтәсибәте районның Балык тотучылар клубы белән бергәлектә мөселман яшьләре арасында Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгы кубогына балык тоту спорт төре буенча чемпионат уздыра.

Быел ярышларда катнашырга теләүчеләрне Азнакай районы Сукаеш авылы буасына чакыралар. Ярышның төп таләбе буенча бер уенчының бары бер генә кармакка балык тотуы рөхсәт ителә. Чемпионат бер турдан тора һәм ул 4 сәгать 30 минутны тәшкил итә. Җиңүчеләр тотылган балыкның күләменнән чыгып билгеләнәчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда катнашу өчен язылырга теләүчеләр +7 917 258-94-27 телефон номерына мөрәҗәгать итә ала. Чарада 45 кешегә кадәр катнаша алачак. Теркәлү 5.00-6.00 сәгатькә, рәсми ачылыш 6.00гә, җирәбә уйнату 6.30га, ярыш башлану 7.30га билгеләнгән. Балыкларны үлчәү 12.20да, бүләкләү 13.30 сәгатьтә узачак.

Тотылган барлык балыкны, яңа уку елыннан шәкертләрнең туклану рационына кертү өчен, Ютазы районы Урыссу бистәсенең «Фәнис» мәдрәсәсе ашханәсенә җибәрү ниятләнә. Ярышлар Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте башлангычы белән 2019 елдан бирле ел саен үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100