news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам диненә чакырган яңа хезмәт әзерләнә

“Чакыру” китабының икенчесе февраль аенда дөнья күрәчәк, ди автор Нияз хәзрәт Сабиров.

Ислам диненә чакырган яңа хезмәт әзерләнә
Султан Исхаков

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Февраль аенда Нияз хәзрәт Сабировның “Чакыру” дигән китабының икенчесе дөнья күрәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Казанның “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров хәбәр итте.

Исегезгә төшереп узабыз, Нияз хәзрәт Сабировның “Чакыру” дип исемләнгән беренче китабы 2012 елда чыкты. Хәзрәтнең бу беренче хезмәте, һәм монда 26 үрнәк вәгазь урын алган иде. Китапта мөбарәк кичәләр, тәүбә-истигъфарлар, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.), хәнәфи мәзһәбенең әһәмияте, әдәп-әхлак хакындагы вәгазьләр дә бар.

Мәчет муллалары арасында да зур кызыксыну уяткан хезмәтнең дәвамы буларак, Нияз хәзрәт “Чакыру” китабының икенчесен дә әзерләде.

“Чакыру" китабының икенче кисәген әзерләдем, - ди Нияз хәзрәт Сабиров. - Бу яңа хезмәтем өч өлештән торачак. Беренче өлештә - җомга, гает һәм никах хөтбәләре тәрҗемәләре белән урнаштырылачак. Икенчесендә җомга һәм гает вәгазьләре урын ала. Ә өченчесендә мәкаләләр кертелде. Монда татар дин галимнәре турында мәгълүматлар табарга мөмкин булачак. Бу китабым, Иншалла, февраль урталарына әзер булыр, дип ышанам. “Чакыру” имамнар өчен зур ярдәмлек булыр, дип өметләнәбез”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100