news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ислам диненә багышланган яңа хезмәт дөнья күрде

Ислам диненә багышланган яңа хезмәт дөнья күрде

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бу көннәрдә «Идел-пресс» нәшриятында танылган Ислам белгече Мәлик Ибраһимнең рус телендә «Ислам и не-Ислам. Ислам и экстремизм. Ислам и терроризм» дип исемләнгән китабы дөнья күрде.

Киң масса укучыга тәкъдим ителгән әлеге хезмәтендә автор экстремизм һәм терроризмның асылын һәм аларның Ислам дине өчен ят нәрсә булуын Коръәнгә һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәднең хәдисләренә таянып язган. Шул ук вакытта ул Ислам турында кыскача гына мәгълүмат биреп, нәкъ менә бу динне дөрес аңламауда килеп чыккан ялгышларны да күрсәтә. Китапта Ислам дине дигән лозунг артында яшеренгән сәяси террорчылар һәм төркемнәр эшчәнлеге хакында да мәгълүмат бирелә.

Әлеге китап – авторның Ислам диненә багышланган өченче китабы. Ул 3000 мең нөсхә белән нәшер ителгән. Тиздән әлеге хезмәт сатуга чыгачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot